Бүген Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясенең хезмәт ветераны, күренекле режиссер, язучы, артист, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхтәм Зарипов 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Ул озак еллар буе телевидениедә хезмәт куйган шәхес, күпләргә остаз булган танылган режиссер. Мәскәүдән Казанга беренче атаклы “щепкинчылар белән бергә укып кайтып, Камал театрында актер да булып эшләгән. Әхтәм Зарипов – “Намус”, “Галиябану”, “Җомга көн кич белән”, халык яратып караган тагын күп кенә телевизион фильмнар, дистәләгән кино авторы. Ул әзерләгән күпсанлы телевизион спектакльләр телевидениенең алтын фондын баетты. Ветеран әле дә эшсез утырмый, соңгы елларда гына берничә сценарий, роман язды. Безнең телерадиокомпания, күпсанлы телевизор караучылар исеменнән Әхтәм Зариповны туган көне белән котлыйбыз, иҗат чишмәсенең киләчәктә дә саекмавын, яңа әсәрләр иҗат итеп, халкыбызны әле күп тапкырлар сөендерүен телибез. Иртәгә 16 нчы июльдә “Замандаш” циклыннан чираттагы тапшыру ветеран хезмәттәшебезгә багышлана.