Буада шикәр заводы паркы реконструкцияләнә. Ул узган гасырның алтмышынчы елларында төзелгән. Шуннан бирле бер тапкыр да ремонт ясалмаган. Яңарту эшләре «Парклар һәм скверларны төзекләндерү» республика программасы буенча алып барыла. Проект расланган, аның турында фикер алышу гыйнвар аенда шәһәр халкы белән берлектә узды. Шикәр заводы паркы киләчәктә нинди булачак? Киләсе сюжет шул хакта.
3 метр биеклектәге агач балкалар ерактан ук амфитеатр каркасын хәтерләтә. Бу корылма өстендә нибары өч төзүче эшли. Аларга объектны ике атна эчендә тапшырырга кирәк. Парктагы яңа бинада карау мәйданчыгы, трибуналар һәм павильон урнашачак.
Валерий Хәйретдинов төзүче: “Биеклеге өч метр ярым, култыксалары белән бергә 4 метрдан артык була. Өске өлеше-карау мәйданчыгы, шулай ук баскыч, трибуна, бар, өстәлләр, бәдрәф тә булачак”
Бина тулысынча агачтан эшләнәчәк. Каркасы нараттан ясалса, тышкы бизәкләү өчен карагач кулланылган. Төзүчеләр әйтүенчә, бу материал фасад өчен иң яхшысы.
Валерий Хәйретдинов төзүче: “Венеция да тулаем карагачтан тора, чөнки ул суны бөтенләй үткәрми, тыгызлана гына. Шуңа да амфитеатрның тышы һәм түшәмен нәкъ менә шушы агачтан ясыйбыз”
Шикәр заводы паркы төзелгәнгә алтмыш еллап вакыт узган. Шул вакыт эчендә аның территориясендә бары тик косметик ремонт гына үткәрелгән. Быел аны тулысынча үзгәртеп корырга булганнар. Гыйнвар аенда архитекторлар һәм шәһәр халкы җыелып, паркның нинди буласын уртак хәл иткәннәр.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Гәләветдинов: “Әлеге паркта балалар мәйданчыгы, спорт мәйданы, брусчаткадан җәяүлеләр юлы ясау каралган. Шулай ук амфитеатр һәм кафе да булачак”
Архитекторлар парктагы агач һәм куакларны өлешчә саклап калырга дигән карар кылганнар. Моңа өстәп яңа үсемлекләр дә утыртылачак. Әмма шәһәр халкы барыннан да бигрәк парк үзәгендәге яңа ел чыршысы өчен борчылган, шуңа да аны куярга урынны калдырырга уйлаганнар.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Гәләветдинов:”Халык белән фикер алышып, аларның сүзләрен күз уңыңда тотып эшләдек. Чөнки парк күпфункцияле булып, барлык таләпләргә дә җавап бирергә тиеш. Яңа ел бәйрәмнәрендә бу парк шәһәр халкының яраткан урыны булуын истә тотып, паркның уртасында иллюминацияле чыршы кую өчен махсус урын да билгеләнде”
Төзекләндерү эшләре «Парклар һәм скверлар» республика программасы буенча алып барыла. Эшләрнең гомуми суммасы якынча 33 миллион сум тәшкил итә.
Алсу Сәмигуллина, Айрат Насруллов.