Республикабызның «Мәдәният» ил күләм проекты кысаларында Чаллының “Энергетик» мәдәният йортында капиталь ремонт тәмамланып килә. Бу максатларга республика бюджетыннан өч йөз миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде. Мәдәният учагында нинди үзгәрешләр бара? Чаллыдагы хәбәрчебез Лилия Гатина ачыклады.
«Энергетик» мәдәният сарае 70 нче еллар башында төзелгән бина. 47 ел эчендә мәдәни учреждениене өлешчә генә ремонтлаганнар. 9 мең квадрат метр мәйданлы бинада масштаблы реконструкция беренче тапкыр үткәрелә
Дизайнерлар реконструкция проектын төзегәндә яңа тенденцияләрне исәпкә алып, тамашачылар өчен уңайлылыклар турында да онытмаганнар.
Ремонт эшләре вакытында артистлар тик ятмаган, шә1әрдәшләребез өчен алар концертларны онлайн режимда үткәргән. яңартылган сәхнәлә беренче чыгышлар сентябрь аенда булыр дип планлаштырыла.