Роспотребнадзор оешмасыТатарстан Министрлар Кабинетына сәүдә үзәкләрен, кафе һәм ачык һавадагы аттракционнарны ачарга тәкъдим итте. Дөрес, кайбер чикләүләр белән. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзор белгечләре сөйләде. Кальян сатуга, корпоратив чаралар үткәрүгә тыю кала. Заллар кешеләр белән тулы булмаска тиеш.
Үзгәрешләр республикага килүче чит ил кешеләренә дә кагылачак. Аларны Татарстан территориясенә Covid-19 коронавирусының булмавы турында белешмә булганда гына кертәчәкләр. Россиянең чит илләрдән кайту гражданнары өчен тестны өч көн дәвамында тапшырырга кирәк булачак. Аларга күрсәтмә аэропортта биреләчәк. Башка вариант та -.полиция контроле белән ике атналык үз изоляция дә булырга мөмкин. Чит илләрдән керү кагыйдәләренә үзгәрешләр бүген 15 июльдә үз көченә керде.