Казанда «Кызыл канәфер» хәйрия акциясе дәвам итә. Хәзер истәлекле билгеләрне онлайн гына түгел, ә республиканың парклары һәм скверларында да сатып алырга мөмкин. Җыелган акчалар ветераннар өчен дарулар һәм медицина җиһазлары сатып алуга, шулай ук аларны дәвалауга һәм тернәкләндерүгә юнәлдереләчәк.
Бөтенроссия акциясен ел саен «Буыннар хәтере» хәйрия фонды уздыра. Аңа Россиянең барлык төбәкләрендә диярлек Җиңү волонтерлары актив ярдәм итә. Быелгы эпидемиологик вәзгыять уңаеннан «Кызыл канәфер» гадәттәгедән озаграк — сентябрьгә кадәр — дәвам итәчәк.