Буа районында яфрак азык әзерләүгә керештеләр. «Заря» ширкәтенә мәдәният хезмәткәрләре дә ярдәмгә килгән. Уртак тырышлык белән яшь бозаулар өчен көн саен дүрт йөзләп витаминлы бәйләмнәр әзерләнә. Районның Боерган авылы бүлекчәсендә хәбәрчебез Ранис Әхмәтшин да булып кайтты.
Мәдәният йорты хезмәткәрләре витаминга бай яшел массаны кило ярымлы бәйләмнәргә парлап бәйлиләр. Әзер көлтәләр караңгы урынга эленеп киптерелә. Бер көн эчендә уңган хатын-кыз куллары аша 400 гә кадәр шундый бәйләм уза.
Боерган авыл җирлеге башлыгы Ирина Малышева: “Бүген без 190 данәдә көлтәләр бәйләргә өлгердек инде. көнгә 400әр йөз бәйлибез. Узган атнада кычыткан җыйган идек.Бүен менә печәнгә чыктык”
Боерган җирлегендә мондый үзара ярдәмләшү күптәннән гамәлдә. Агрофирма мәдәният йорты хезмәткәрләренә бәйрәмнәр һәм чаралар оештырганда матди яктан ярдәм итсә, каршы як. үз чиратында. аларга кышка яшь бозауларга витаминлы азык әзерләргә булыша.
Авыл мәдәният йорты мөдире Ольга Юркина: «“Агрофирмага булышабыз.Чөнки алар безгә төрле чралар уздырганда ярдәм итәләр. Һәр елны шулай кулданк илгән кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Каршы килмибез.”
Әзерләнгән бәйләмнәр кояш төшми торган салкынча бинада киптереләчәк. Белгечләр әйтүенчә, мондый алым витаминнарны саклап калырга ярдәм итәчәк. Ә инде кыш көне аларны яшь бозауларга ашатачаклар.
Моннан тыш, Боерганнар силос салу өченкүпеллык үләннәрне теземнәргә дә салалар. Ринат Фәйзуллин шундыйларның берсе.Көн саен 50-60гектарда печәнне теземнәргә сала. Ә алар биредә 550 гектар тәшкил итә.Шуның 400 гектарда күпьеллык ә 150 гектарында берьеллык үләннәр.
Хуҗалыкка барлыгы 22 мең тонна сенаж һәм 3 мең тоннадан артык печән әзерләргә кирәк булачак. Азык хәзерләүгә гадәти сроктан бераз соңрак керешүгә карамастан, хуҗалык бу эшне вакытында сыйфатлы итеп башкарып чыгарырга өметләнә
Ранис Әхмәтшин, Гакыйл Камалетдинов.