Ютазы районы Иске Каразирек авылында янгыннан соң төзекләндерелгән мәчетнең тантаналы ачылышы узды. Мәчетне төзекләндерүгә бер айда, халыктан миллион сумнан артык акча җыйганнар. Республиканың башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә үз өлешләрен керткән.
Яңартылган мәчеттә дин тотучылар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган: намаз уку, тәһарәт алу урыннары, уку бүлмәсе булдырылган, тирә-юньне дә яңартканнар. Изге йортны ачу тантанасы аятьләр һәм догалар укудан башланды. Мәчетне торгызуга зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт хатлары һәм сувенирлар тапшырылды. Чара намаз уку белән тәмамланды.