Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт драма театры яңа сезонын ачарга әзер. Бу хакта журналистлар белән булган очрашуда хәбәр ителде. Театр 21 августта ул үзенең тамашачыларын каршы алачак.
Очрашуга Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова килгән иде. Камаллылар Ирада Хафизьян кызын туган көне белән котладылар.
Аралашу бу юлы да онлайн барды. Башта коллективның берничә хезмәткәре хөкүмәт бүләкләренә лаек булу сөенече белән уртаклаштылар. Алар арасында актерлар Гөлчәчәк Хәмәдинурова, Илдар Хәйруллин, музей хезмәткәре Луара Шакирҗанова һәм башкалар да бар. Шөкер, артистлар да, хезмәткәрләр дә исән-сау, түземсезләнеп тамашачы белән очрашуны көтәләр.
Режиссер Илгиз Зәйниев “Өйләнәм” усал комедиясенә репетицияләрне инде башлады. Фәрит Бикчәнтәев Артур Шәйдуллин пьесасына тотыначак. Айдар Җаббаровның “Хуш авылым” шулай ук тамашачы хөкеменә әзерләнә.
Эльмира Нуруллина. Ирек Хәмидуллин.