Кабан күле яр буенда татар телендә сөйләшү клубы ачылды. Әңгәмәләргә, тел белү дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәркем кушыла ала.Сөйләшү клубы казанлыларга һәм шәһәр кунакларына тел киртәләрен җиңәргә, татарча фикерләрне дөрес формалаштырырга ярдәм итәчәк. Дәресләр һәр пәнҗешәмбе көнне Сәлимҗанов урамы буенча үскән тал агачлары янында урнашкан кызыл эскәмияләрдә уза. Татар телендә сөйләшү клубына рәхим итегез.