15 июльгә кадәр Татарстанда урыны белән урман янгыннары килеп чыгуның югары куркынычы саклана.
Аномаль эсселек килү сәбәпле, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы республика халкыннан урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне сорый. Урман массивларында яки шуңа якын урыннарда янып китүнең шаһиты булган кешеләргә ведомствога шалтыратып хәбәр итәргә кушалар.Телефон номерлары экранда күрсәтелгән.
8 (800) 100-94-00
8 (843) 221-37-95