Татарстанда Яшел Үзән районыннан Чувашия чигенә кадәр, федераль юл участокларында да реконструкция эшләре бара. Иң яхшы сыйфатлы асфальт җәяләр. Зур Казан боҗрасында да төзелеш эшләре ахырына якынлаша. Бу-шәһәрнең иң зур инфраструктура проекты.
М7 федераль трассасының иң мөһим участогында эшләүчеләрнең төшке ашка туктарга да вакытлары юк. Асфальт җәяләр. Сменалар төнгә генә алышына. Чувашстан чигенә таба сузылган юл 17 км озынлыкта һәм дүрт полосалы итеп төзелә. Кайнар ысул белән катламлап салынган асфальт иң югары категорияле дип исәпләнә. Технологиясе буенча су сиптерү дә зарур.
«Волго-Вятскуправтодор» ФКУ баш инженеры Валерий Тимашов: «асфальт яңа технологияләгәр нигезләнеп төзелә.Ул бик чыдам һәм машиналарның тормоз юлына уңай йогынты ясый, киң булгач автомобильләрнең кара –каршы бәрелешүен дә кисәтә.»
Хәзер эшләр 30% ка башкарылган. Тәмамланганнан соң, ян яктагы полосаны реконструкцияләүгә керешәчәкләр. Әлеге юл Инфраструктураны киңәйтү һәм модернизацияләүнең комплекслы планы милли проекты кысаларында төзекләндерелә.
«Каздорстрой» ААҖ подрядчы оешмасының баш инженеры Линар Ибраһимов: «Әле тагын егермедән артык торба , юл чатлары төзергә кирәк, моннан тыш, күперләрне дә реконструкциялибез.»
Киңәйтелгән асфальт юлның тәүлегенә машина үткәрү мөмкинлеге 40 меңгә кадәр артачак. Гомумән алганда, трассаны реконструкцияләү Зөя аша өстәмә күпер салудан башланды. Анда әлегә тимер-бетон терәкләре урнаштырыла.
«Волго-Вятскуправтодор» ФКУ начальнигы» Илдар Минһаҗев
Бу күпер төзегәндә безгә гамәлдәгесенең күчермәсен ясарга туры килде. бик катлаулы рельеф, геологик эшләр дә катлаулы булды.
Федераль трассаның әлеге участокларын — 2023 елга тапшырырга планлаштыралар.
Федераль трассаның башка участокларында да юл киңәйтелә. М7 трассының Алабуга янындагы өлеше. Биредә дә эш графиктан алда бара.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин: «Дөньякүләм тәҗрибәсе күрсәткәнчә, юлның сыйфаты ул юлда иминлек дигән сүз. Шуңа күрә без бу мәсьәләгә бик җитди карыйбыз»
Быел барлыгы 80 километрдан артык федераль автомобиль юллары ремонтланачак. яңа салынган юллар 30км га якын. Юл-транспорт һәлакәтләре ешрак булган урыннарны сайлап махсус юл чатлары Яр Чаллыда да төзелә.
«Волго-Вятскуправтодор» ФКУ баш инженеры Валерий Тимашов: «Автоюлларны төзүдә бүгенге көн таләпләрен исәпкә тотып яңа технологияләр кулланыбыз. Элек тимер-бетон торбалар булса, хәзер полимердан ясалган.»
Зур Казан боҗрасы юлын төзүчеләр дә эшнең төп өлеше, ягъни беренче этабын бетергән. Бу проектларның барысы да – юллардагы бөкеләрне бетерергә, ә иң мөһме иминлекне сакларга ярдәм итәчәк.
Гадел Әхмәтҗанов, Айнур Валиәхмәтов, Илдар Галәветдинов.