Республикада инде күп еллар Татарстан халыкларының табигый-календарь циклына бәйле милли бәйрәмнәр уздырыла. Әлеге фестивальләр быел гадәти булмаган шартларда үтә. Хәбәрчебез Мөршидә Җиһан чувашларның “Уяв”, керәшеннәрнең “Питрау” бәйрәмнәрен онлайн киңлекләрдә күзәтте.
Әнә шулай башлана быел Җөридәге Тырлау аланыннан онлайн Питрау бәйрәме. Димәк санаулы минутлар гына калып бара.
Ә керәшен бәйрәменең рәсми өлеше 12 июльдә старт алды. Бәйрәмгә республика җитәкчелеге, оештыручылар хәер-фатыйха биргәннән соң онлайн тамашачылар игътибарына төрле остаханәләр, керәшен халык җырлары тәкъдим ителде.
Бәйрәм чыгышлары гамьле әңгәмәләр белән аралаштырылды. Төп кунак итеп Чын-чын әйтеп җырлаучы георгий Ибушев чакырылган иде.
Тамашачыларга Питрау бәйрәме турында мәгълүмат бирү өчен халыклар дуслыгы йортының Татарстан дәүләт телеракомпанисе белән берлектә әзерләгән әңгәмәсе тәкъдим ителде.
Питрау бәйрәме кысаларында Салават Юзеевның керәшен мәдәниятенә багышланган этнодокументаль фильмнары да күрсәтеләчәк. Шуларның берсе нагайбәкләргә багышланган. Он-лайф бәйрәмгә Чиләбе өлкәсенең Сарашлы авылы үзешчәннәре дә бүләк әзерләгән.
Әйттерәләр түгелме, типтерәләр түгелме,- дип җыру суза карендәшләр. Менә шулай әйттереп тә типтереп тә керәшен халкы бер атна бәйрәм итсә, чуваш кардәшләребезнең Уяв бәйрәме бер көндә үтеп китте.
Уяв бәйрәме Аксубай районында узды, ләкин көн буена сузылган тамашаны кунаклар район үзәгенә килеп түгел, ә интернет киңлекләре аша карады. Бу рәвешле үткәрү үзебез өчен дә яңалык дип искәртте район башлыгы Камил Гылманов бәйрәм котлауларын җиткергәндә.
Онлайн уяв бәйрәме барышыда тамашачыларга «Уяв тарихи асылыбызмы, әллә заманча карашмы дип аталган» чара һәм чуваш фольклор ансамбльләре чыгышы күрсәтелде. Уяв да, Питрау бәйрәме дә милли традицияләр сагында торучы милли бәйрәмнәр.
Мөршидә Җиһан. Мамадыш һәм Аксубай мәгълүмат үзәкләре ярдәме белән берлектә махсус Татарстан яңалыклары өчен.