Чиләгенә күрә капкачы диләр бер-берсенә туры килеп бәхетле гаилә корган парларны. Буа районында ел саен әнә шундый күркәм гаиләне «мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләклиләр. Быел аңа Анатолий һәм Татьяна Князевлар гаиләсе лаек булды. 35 ел бергә гомер итү дәверендә алар бер-берсен күз карашыннан да аңларга өйрәнгән.
Үрнәк парга иң изге теләкләрен җиткереп истәлекле бүләкне район җитәкчесе Ранис Камәртдинов тапшырды. Шулай ук туганнары һәм хезмәттәшләре котлады.