Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан онкология белән авыручы пациентларны күзәтүнең яңа технологиясе эшләнде. Бүген Казанда узган видеокиңәшмәдә аны Михаил Мурашко тәкъдим итте.
Татарстанга эш визиты белән Россия Сәламәтлек саклау министры килде. Видеокиңәшмә оештыруның төп максаты — «Онкология авырулары белән көрәш» проектын гамәлгә ашыруның эш юнәлешләре белән таныштыру. Яңа мәгълүмат системасына килгәндә, ул яман шеш авыруларын дәваларга ярдәм итүче өстәмә медицина оешмалары булачагын күздә тота.
Онкологик пациентлар өчен яңа мәгълүмат системасын тәкъдим итәбез. Ягъни пациентлар дәваулауны координацияләүнең интеграцияләштерелгән системасы булачак.