Иннополис Университетының Күзәтчелек советы утырышында еллык хисап расланды һәм ВУЗ үсешенең өстенлекле максатлары ачынланды. Иннополис университеты Цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү буенча Бердәм методик үзәк статусын алырга ниятли.
2024 елга Югары уку йорты 250 мең квалификацияле IT-белгечне укытырга әзер. Иннополис университеты «Цифрлы икътисад» милли проектында актив катнашучы гына түгел, ә алдынгы технологияләрне апробацияләү өчен сынау мәйданчыгы да. Аның заказчылары һәм партнерлары арасында-Форбс исемлегеннән компанияләр, шулай ук дәүләт оешмалары бар. Росатом,Роскосмос, Газпром, Аэрофлот һәм башкалар. Шулай ук утырышта университетның Күзәтчелек советы рәисе итеп Дмитрий Чернышенко сайланды.