КФУны быел ике мең дә алты йөздән артык студент кызыл диплом белән тәмамлаган. Шуларның иң лаеклыларына тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды. Санитар-эпидемиологик хәл киеренке булу сәбәпле, чара КФУ бакчасында узды.
Тантанага килергә бер көн кала югары уку йортын тәмамлаучылар коронавируска тест бирде. Ә диплом алганчыга кадәр һәрберсенә битлек һәм перчаткалар таратылды. Гадәттә, мондый тантанада — өч йөзгә якын кеше катнаша. Тик пандемия аркасында чикләүләр кертелгән. Бүген исә алар утызга да тулмаган. Дипломнар һәм истәлекле бүләкләрне Илшат Гафуров шәхсән үзе тапшырды.