Быел «Гаилә» мәчете ачылышына җиде ел тула. Ачылганнан соң бүгенгәчә мәчеттә зур үзгәрешләр булды. Гыйбадәт йорты янында балалар өчен уен мәйданчыгы, «Гаилә чишмәсе» ясалды. Болар барсысы да – мәхәллә халкының ярдәме белән эшләнде. Тиздән тагын бер максатларын чынга ашырырга җыеналар. Ул да булса,мәчет янындә дини мәгърифәт үзәге ачу. Мәдәрәсә төзелешенең ничек баруы хакында хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллана язмасында.
Казанның “Гаилә” мәчете каршында Ислам дин-мәгърифәт комплексын төзү узган ел азагында башланып киткән иде. Ул ике бинадан торачак. Биредә уку сыйныфлары балаларның яшь аермасын исәпкә алып җиһазландырылачак. Гомумән Мәгърифәт үзәгендә уку-укыту эшчәнлеге өчен тиешле барлык шартлар да тудырылачак дип искәртте. Әлеге эшне башлап йөрүче Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Яңа бинада шулай ук мәчетнең социаль эшчәнлеген киңәйтү дә күздә тотыла. Ярты ел дәвамында, мәхәллә халкы ярдәме белән, беренче бинаның тышкы диварлары күтәрелгән. Быелның көзендә мәдрәсәне ачырга да җыенган булганнар, ләкин пандемия шартларында эш бераз сүлпәнрәк бара, матди ярдәмгә дә мохтаҗлык бар. Ләкин «башлаган эш беткән эш»,- диләр. Изге эшкә ярдәм итүчеләр табылыр дип өметләнәбез ди, Рөстәм хәзрәт.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин.