«Авыл ипотекасы»дәүләт программасын Россия Хөкүмәте өстәмә финанслаячак. Әлеге программа иң элек Татарстанда башланган иде. Барлыгы 509 кредит бирелгән. Чиратта-тагын биш меңнән артык кеше. Быелга федераль хакимият тарафыннан бүлеп бирелгән лимит тулысынча файдаланылган.
Алексей Корсаков йортның эчке бизәкләү эшләрен тәмамлап килә. Ул беренчеләрдән булып Авыл ипотекасы программасы буенча йорт алды. Кредиты -Миллион ярым сум.
Алексей Корсаков: «Документлар белән бернинди кыенлыклар да булмады, җыеп бирдем. Банктан шалтыратып,3 проөентлы кредит бирәбез дип әйттеләр.»
«Авыл ипотекасы» яңа дәүләт программасын гамәлгә ашыру быел башланды. Берничә ай эчендә аннан биш йөз кеше файдаланырга да өлгерде.
«Россельхозбанк» АҖ Татарстан төбәк филиалы директоры урынбасары Вәсилә Муллина: «Кредит шартлары буенча, 2,7 процент белән өч миллион сум алырга мөмкин,. Беренче түләү акчасы -10 процент. Әлеге кредитны РФнең теләсә кайсы гражданы алырга мөмкин…»
Йортны халкы 30 меңнән кимрәк булган авыл, бистә җирендә төзегән очракта гына кредит бирелә. Бу исемлектә татарстанның Әгерҗе, Арча, Лаеш, Буа һәм башка районанары бар
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов: «Гаризалар күп, банкларга мөрәҗәгать итәләр. Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бүлеп бирелгән миллиард сумнан артык акча тотылып бетте.Россия Хөкүмәте тарафыннан акчаларны арттыру турында Карар кабул ителде. Шуңа күрә барлык гаризалар да канәгатьләндерелер дип уйлыйм.
Программа биш елга исәпләнгән. Төп бурыч-авылларга яңа сулыш өрү. Якын арада федераль үзәк республикага дәүләт программасын алга таба үстерү өчен ике миллиард сумга кадәр акча бүлеп бирергә планлаштыра .
Мөршидә Җиһан Ралина Абрамова, Дамир Мөхәммәтханов, Ирек Хәмидуллин.