Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, күп еллар дәвамында иңгә иң куеп гомер кичерүче 12 гаиләгә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләре тапшырылачак. Бәйрәм чаралары арасында тантаналы исем кушу, ана капиталын һәм паспортлар тапшыру да бар.
Статистика мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 6 ае эчендә республикада 6 мең 559 никах теркәлгән. 20 мең 194 сабый дөньяга килгән. Аерылышулар саны узган ел белән чагыштырганда кимегән. Бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина сөйләде. Ул шулай ук республика халкын бүгенге матур бәйрәм белән тәбрик итте.