Коммуналь хезмәтләргә бәяләр артуын туктатып торып булмый. Коронавирус пандемиясе шартларында да 2021 елга коммуналь торак хезмәте тарифлары артачак. Ни өчен артуын Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ТР Хөкүмәте Йортында коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта белдерде.
Россия Хөкүмәте мәгълүматларына караганда, торак коммуналь хезмәт өчен гомуми түләү 4 процентка артачак. Газга күмәртәләп сату бәяләрен индексацияләү — 3%, электр энергиясенә — 5%, су һәм җылылык бирү, ташландык суларны агызу га -4% дип планлаштырыла. Брифингта тарифларның шул рәвешчә артуы законда каралган маддәләргә таянып эшләнүен һәм Татарстанның коммуналь хезмәт бәяләре түбән булган төбәкләрнең берсе булуы билгеләп үтелде
СХН: Александр Груничев, ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе
Тарифларның туктатылып торуы керемнәре кимегән оешмаларга компенсацияләр ясауга китерәчәк. Әлеге чаралар тораль-коммуналь өлкәсендәге хезмәткәрләргә дә тискәре йогынты ясаячак.
Тарифларның үзгәрешсез калуын раслый торган чаралар каршылыклы. Элегрәк предприятиеләр тарафыннан расланган тарифларны без мөстәкыйль рәвештә үзгәртә алмыйбыз. Бу бары тик суд карары буенча гына мөмкин.