Солдатка алынучылар робототехника, бронематериаллар белән идарә итүнең интеллектуаль системасында эшләргә өйрәнә һәм электрон мәгълүматны саклау системасын камилләштерәчәк. Тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
Алар командир күрсәтмәләрен игътибар белән тыңлый. Ун егет Россия Оборона министрлыгының Фәнни ротларына хезмәт итәргә китә. Руслан Сабитов моңа бик шат — хезмәт тә бара, яраткан эш белән шөгыльләнергә мөмкин.
Руслан Сабитов: «Мин КАИның Чистай филиалында башлаган фәнни эшчәнлегемне дәвам итәчәкмен. Шул рәвешле минем күптәнге хыялым тормышка аша.»
Россия территориясендә барлыгы 12 фәнни рота бар. Татарстаннан армиягә китүчеләр «Эра»технополисы ротасында хезмәт итәчәк. Сүз уңаеннан, соңгы биш елда Россия Оборона министрлыгының Фәнни ротларында Татарстаннан 48 егет хезмәт иткән.
Александр Мизин: « Минем гаиләдә барысы да хезмәт итте. Минем өчен дә бу принципиаль эш. Фәнни эшемне дәвам итәргә телим.»
Быел чакырылыш кампаниясе барлык куркынычсызлык нормаларын үтәп беренче апрельдә — белән башланып китте. Хәрби хезмәткә алынучылар иң әүвәл кирәкле барлык тикшерүләрне узды. Аларга битлекләр, перчаткалар бирелде. Биналарга даими рәвештә дезинфекция ясала.