Татарстанда җәйге сәламәтләндерү кампаниясе 83 меңгә якын кешене колачлый. Республиканың 65 мең 807 баласы стационар сәламәтләндерү лагерьларында, шул исәптән Краснодар өлкәсе һәм Кырымда диңгез яры лагерьларында ял итә алачак.
Балалар палатка лагерьларында, санаторий-курорт оешмаларына юллама алачак. Шундый юлламалар белән авыр тормыш хәлендә булган 13 меңнән артык бала тәэмин ителер дип планлаштырыла. Җәйге ял мәсьәләләре буенча Татарстанда кайнар элемтә оештырылган. Телефон номеры экранда күрсәтелгән. 8(843) 207-28-73
Сүз уңаеннан, 2020 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 10 балалар сәламәтләндерү лагерен ремонтлауга һәм төзүгә миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк. «Җәй — балаларга» программасы буенча республиканың 45 муниципаль берәмлегендә 94 лагерь яңартылачак. Алар барлык заманча таләпләргә дә җавап бирәчәк.