2020 елда Татарстанда аграрийлар үтенече буенча кошчылык һәм ат фермаларына капиталь ремонт ясау программалары кабул ителде һәм эшли башлады.
6 ел эчендә әлеге программаларны гамәлгә ашыру барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан кертелгән инвестицияләр күләме 11 млрд ярымга якын сум тәшкил итте, Татарстан Республикасы бюджетыннан да 3 млрдтан артык дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Шулай ук агымдагы елда капиталь ремонтланырга һәм төзелергә тиешле объектлар исемлеге расланды.