Бүгеннән 10 июльгә кадәр «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Казанда хәйрия ярминкәсе уздырачак. Анда теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.
Шәһәр халкы балалар һәм өлкәннәр өчен кием-салым һәм аяк киеме сатып ала алачак. Барлык җыелган акчалар «Тормыш юлы» хәйрия акциясен гамәлгә ашыруга бирелә. «Тормыш юлы» — социаль акция. Волонтерлар сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ялгыз пенсионерларга һәм аз керемле кешеләргә кайнар төшке ашлар белән ланч-бокслар, кирәк булганда дарулар илтә.
Хәйрия ярминкәсе дүрт көн дәвамында иртәнге сәгать 9дан кичке сәгать 7гә кадәр Серов урамы 4а йорты адресы буенча урнашкан «Ярдәм» мәчете территориясендә узачак.