Коронавирустан дәвалауда кулланыла торган препаратлар арасында Авифавир иң яхшысы.
Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.
Баш инфекционист сүзләренчә, авифавир уртача авырлыктагы хәлдә булган пациентлар өчен Республиканың клиник һәм Казанның 7 нче шәһәр хастаханәләрендә, Чаллы клиникаларында файдаланылган.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов: «Авифавир белән дәвалый башлауга авыруның өченче көнгә температурасы төшә, хәле яхшыра, вирус организмнан тизрәк чыга.»