Су коену сезоны башланганнан бирле 11 кешенең гомере өзелде. Шул исәптән 1 бала да батып үлгән. Хәзер республикада аномаль эсселек, һәм күпләр пляжларга омтыла, югыйсә Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан коену катгый тыела дип кисәтелгән иде. Ләкин шуңа да карамастан халык су буена килә. Суда куркынычсызлык чараларын кисәтүче ГИМС хезмәткәрләре белән хәберчеләребез дә рейдка чыкты.
Әлеге хәбәрдән соң су коенучылар ярга чыкты, ләкин ГИМС хезмәткәрләре ераграк китүгә яңадан суга керделәр. Бүгенге көндә Казанда 7 Пляж эшли. Яр буенда кызыну рөхсәт ителсә дә, коенырга катгый рәвештә тыела.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының гражданнар яклау идарәсе башлыгы Фердинат Тимерханов: “Инде 6 кеше коткарылган, аларның икесе бала, һәм 23 ял итүчегә беренче ярдәм күрсәтелгән. 30 августка кадәр һәр пляжда көн саен иртәге тугыздан кичке сигезгә кадәр 4 коткаручы кизү торачак.”
Июнь аенда 11 кеше, шул исәптән бер бала суга батып үлде. Өлкәннәр карап җиткермәгән. Шуңа да сүз уңаеннан ГИМС хезмәткәрләре әти-әниләрне игътибарлырак булырга өнди. Эссе кояш һәм спиртлы эчемлек куллану үлемгә китерергә мөмкин.
Татарстан Республикасының кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов: «Суга исерек килеш керәләр, күбесе тиешле булмаган урыннарда коенган. Бүгенге чикләүләрне дә исәпкә алмыйлар.»
Ык Тамагы авылы янына су коенырга баручылар өчен ял фаҗига белән тәмамланды. Кискен хәрәкәт аркасында 7 кеше утырган көймә суга каплана. Алар арасында биш яшьлек кыз да була. Хатынын һәм кызын коткарып калырга тырышкан ир –ат үзе батып үлә. Көймәдә капланучыларның берсендә дә коткару жилетлары булмый. Шушындый күңелсезлекләр килеп чыкмасын өчен игътибарлы һәм сак булырга киңәш ителә. Эсселекне су коенмыйча гына кичерергә туры киләчәк, чөнки су коенырга чикләүләрнең өченче этабы үткәч кенә мөмкин булачак.
Мөршидә Җиһан, Алмаз Хәкимов.