Сабантуйлар да быел он-лайн форматка калдырылды. Милли бәйрәмебез беренче тапкыр интернет-мәйданчыкларда узды. Шуларның берсе яшьләр өчен уздырылган кичке Сабан туенда хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да катнашты.
Марат Гыйбатдинов белән очрашуыбыз юкка түгел ул он-лайн бәйрәм кысаларында Сабан туе турында сөйләргә чакырылган махсус кунак.
Шулай ук атаклы көрәшчеләр, татар милли бию осталары белән дә әңгәмәлр оештырылды. Ә дәрҗәле кунаклар белән Фәнил Вакказов аралашты.
Сабан туе гадәттә милли мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез көзгесе. Җыр , бию , уеннар. Әмма килеп туган вәзгыять аларга да төзәтмә кертте. Сабан туе фестивалендә чыгыш ясаучылар гына катнаша.
Гадәти булмаган сабан туен татарстан республикасының мәдәният министрлдыгы һәм традиицион мәдәниятне үстерү үзәге белән берлектә оештырылды.
Яшьләр өчен яшҗләрчә булсын дип күрәсең бәйрәмнең төп сәхнәсендә нигездә милли музыка һәм җырларга яңа заманча үзгәреш кертүчеләр чыгыш ясады. Алар арасында Карт аяк һәм Ямьле төркемнәре, үзе дә җыр язучы, шулаай ук дөнья хитларын татачага тәрчемә итүче Әдилә Әхмәтова һәм башка яшь башкаручылар катнашты.
Мөришдә Җиһан, Ирек Хәмидуллин.