Күренекле татар язучы Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр» повесте Төркиядә төрекчәгә тәрҗемә ителеп, китап буларак дөнья күрде. Әсәрне Кавказ университеты доценты Чулпан Четин тәрҗемә иткән.
170 битлек китапта повестьнең авторы турында киң мәгълүмат тәкъдим ителгән. Әсәрдә геройлар, кешеләр психологиясе, татар халык гореф-гадәтләре, милли традицияләр, дин, фольклор киң чагылыш тапкан.
«Адәмнәр» — Чулпан Четиннең Г.Ибраһимов әсәрләре буенча төрекчәгә тәрҗемә итеп чыгарган икенче китабы. Моннан алда аның «Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә татар-башкорт һәм казах төркиләренең мәдәни кыйммәтләре» дигән китабы басылып чыккан иде.