Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнарына старт бирелде. География, әдәбият, информатика фәннәре буенча беренче имтиханнарны тапшырырга өлгеделәр инде. Ә шушы минутларда чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән имтихан бирә. Сынау бирүчеләргә комачауламый гына имтиханның ничек үткәрелүен безнең хәбәрчеләребез дә күзәтте.
Килеп туган вәзгыять дәүләт имтиханнарына да төзәтмәләр кертә. Имтихан бирергә укучылар чиратлашып килә , чөнки барысын бергә кертергә рөхсәт ителми. Беренче булып имтиханны Георгий Розанов бирә. Дулкынланса да , үз- үзенә ышана, чөнки…
Георгий Розанов: «Мин БДИга ел буе әзерләндем. Шуңа да әйбәт тапшырымын дип уйлыйм. Информатика белән кызыксынам. Шул юнәлешне сайлап Казан техник университетына барырга исәплим.»
Имтихан узыдырылган урыннарда санитар нормалар үтәлә. Барлык персонал битлек һәм перчаткалардан, ә БДИ тапшыручыларның үз ихтиярында .Сынау бырышы гадәти, өстәмә ташламалар юк.
Федераль җәмәгать күзәтүчесе Руслан Байрашов: «Һәр аудиториядә ике камера, ике укытучы. Имтихан бирүчеләргә үзләре белән су, капкалап алырлык ризык һәм кирәк булса дарулар китерергә рөхсәт ителә.»
Имтихан нәтиҗәләре ике атнадан соң әзер булуга озакка сузмый махсус сайтка урнаштырылачак. Чөнки чыгарылыш сыйныф укучылары документларын кабул итү комииссиясе тапшырып өлгерегә тиеш. Быел имтиханнарны яңадан бирү мөмкинлеге юк.
Искәртеп узабыз, быел БДИны вузларга укырга керергә теләгән чыгарылыш сыйныф укучылары гына тапшыра — бу 18 меңнән артык кеше. Аларның яртысыннан артыгы профильле имтихан итеп математика һәм җәмгыять белемен сайлаган.
Гадел Әхмәтҗанов, Ралина Абрамова, Дамир Мөхәммәтханов.