«Безнең ишегалды» программасы нигезендә Түбән Кама районында да төзекләнерү эшләре җәелдерелде. Хәзерге вакытта 37 ишегалдында реконструкция бара. Гагарин урамындагы ишегалдының ничек төзекләндерелүен безнең хәбәрчеләребез дә карап кайтты .
Тракторчы бетон блоклар ташый, аларны шунда ук бордюр ясалачак урынына бушаталар. Эшчеләр бертуктамый эшли дип сөйли Гагарин урамындагы 34, 36 һәм 38нче йортта яшәүчеләр.
Фәридә Нигъмәтҗанова: «Бу йортта яшәүче халык , юл һәм ишегалды төзекләндерү эшләрен күптән көттек . Кыш көне үк проект турында фикер алышкан идек. Рәхмәт, теләкләребез исәпкә алынды .»
«Безнең ишегалды» Президент программасының төп максты – ишегалды юлларын, парковкаларны киңәйтү, яңа яктырту баганалары кую, спорт һәм балалар мәйданчыклары урнаштыру.
30-нчы номерлы микрорайон СТС рәисе Раилә Садыйкова: «Безнең ишегалды» программасы бик уникаль, ул барыбызга да кирәк. Елый- елый рәхмәт әйтүчеләр бар.»
Түбән Кама шәһәре һәм тулаем районда 2020 елда барлыгы 67 йорт яны территориясенә капиталь ремонт ясалачак.
Мөршидә Җиһан, Светлана Шумкова, Булат Абделмәнов.