2020 елда Татарстан Республикасы бюджетыннан 10 балалар сәламәтләндерү лагерен ремонтлауга һәм төзүгә миллиард сумнан артык акча юнәлдереләчәк.
«Җәй — балаларга» программасы буенча республиканың 45 муниципаль берәмлегендә 94 лагерь яңартылачак. Алар барлык заманча таләпләргә дә җавап бирәчәк. «Җәй — балаларга» дигән масштаблы программа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә тормышка ашырыла. Программа лагерьларны яңартырга гына түгел, аларның үткәрү сәләтен арттырырга да мөмкинлек бирә. 2019 елдан башлап, Татарстанда 23 лагерь яңартылган инде.