Күптән түгел Лаеш районында өч көнгә сузылган «Кыр көне » күргәзмәсе булып узды. Авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек юнәлешен үстерү өчен яңа технологик ысуллар уйлап табу һәм аны гамәлгә кертү заман таләпләренең берсе. «Кыр көне — 2020» күргәзмәсенең дә төп максаты шушы өлкәдәге тәҗбрибә белән уртаклашуга юнәлдерелде.
Беренче көнне гаилә терлекчелек фермалары, яңа эш башлаучы фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен программалар буенча конкурсларда җиңгән фермерларга һәм кооперативларга сертификатлар тапшырды.
Кыр көне форумының икенче көнендә фәнни-гамәли семинарлар, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар оештырылды.Алар арасында туфракның яраклылыгын бәяләү һәм төрле агрофоннарда орлыклар сайлау ысулларын, яңа буын чәчү эшләрен контрольдә тоту системасын, терлекләрне тукландыру кебек остаханәләр бар иде.Берсенннән берсе яңа инновацион ысулллар күргәзмәдә катнашучыларга гына түгел тәҗрибә үткәреп карар өчен китерелгән мал-туар өчен дә яңалык булды. Әлеге сыер тирәчендә юкка гына бөтерелмиләр, барысы да тояк чистарту станогын сынау карау белән кызыксына .
Тимофеев фирмасы мастеры Эдуард Чепель: «Әлеге станок мөгезле эре терлек өчен ясалган. Сыер типмәсен өчен махсус капкыннары да бар.»
Иң зур агротехник күргәзмәдә моннан тыш Татарстанда эшләнгән самолетта басуларны һавадан ничек сиптерергә икәнлеген дә күрсәттеләр
Тәҗрибәләр дәвам итә. Әлеге компьютер һәр сыер өчен күпме азык кирәген дә исәпләп чыгара.
Агроглобус компаниясе менеджеры Владислав Абакаев: «Калькулятор белән исәпләп торасы юк. Система барысын да автомат рәвештә саный.»
Күргәзмә бөтен илдән «Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек», «Мелиорация», «Кече хуҗалыклар» һәм «АПКны цифрлаштыру» өлкәендәге белгечләрне җыйды. Тиздән бу технологияләр Татарстан хуҗалыгында да кулланылачак.
Россия, үзен барлык ашамлык продуктлары белән тәэмин итеп кенә калмый, эре экспортер да булып тора.
Чараның кунагы – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Җамбулат Хатуов та авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңа технологик алымнарны югары бәяләп Татарстанның — аграр өлкәдә лидер булуын ассызыклады.
Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов: «Без сезнең уңышларыгызны җентекләп анализлаячакбыз һәм алга таба РФнең башка регионнарына да тәкъдим итәчәкбез. Татарстан- һәряктан авыл хуҗалыгы тармагында федераль округта лидер. Горурланырлык урыныгыз бар.»
Тагын бер үрнәк. Ак барс банкының үзмәшгульләр өчен эквайрингны хәл итү өчен уйлап чыгарылган яңалык. .
«Ак барс» банкының эквайринг һәм электрон коммерция юнәлеше җитәкчесе» Илназ Ситдыйков: «Бу технология бик җайлы һәм үзмәшгульләргә күрсәтеләгән хезмәт өчен акча түләү мөмкинлеген бирә.»
Чарага әзерлек былтыр ук башланган. Кыр көнендә бөртекле культураларның 100гә якын төрдәге сортлары тәкъдим ителде.
Аннан кимендә гектарыннан 50-55 процент уңыш алыначак дип ышаныра белгечләр.
Мөршидә Җиһан, Айнур Вәлиәхмәтов, Ленар Хәбибуллин.