Елга бер килә торган бәйрәмнән тыш Татарстанда ай саен укчыларына бәйрәм оештыра торган «Сабантуй» журналы да бар. Күптән түгел редакция балалар һәм яшүсмерләр арасында оештырылган бәйгегә музейда нәтиҗә ясады.
«Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Минем шәҗәрәдә Бөек Ватан сугышы еллары» бәйгесе игълан ителгән иде. Конкурс шартлары буенча, катнашучылар гаилә шәҗәрәсен төзергә, Бөек Ватан сугышында катнашучы турында инша язып аныэ фотосурәтен җибәрергә тиеш иде. Бәйгегә Татарстанның төрле районнарында яшәүче 7-15 яшьлек балалардан 94 эш кабул итеп алынды.
Җиңүчеләр бишәү: Балтач районы Смәел мәктәбеннән Камилә Мөхәммәдиева, Тукай районы Иске Абдул мәктәбеннән Лилия Әхтәмова, Казанның 16нчы татар-инглиз гимназиясеннән Габдрахман Хәсәнов, Казанның 13нче гимназиясеннән Тимерхан Гыйльмеев, Ютазы районы Урыссу бистәсенең 2нче мәктәбеннән Айнур Гәрәев.
Бүләкләү тантанасына Бөек Ватан сугышы музее-мемориалы мөдире Александр Александров һәм тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаев та килде.
Балаларга истәлекле бүләкләр һәм җиңүче дипломнары тапшырылды.
Ләлә Зәйнуллина, Руфия Мөхетдинова.