100 еллык юбилее уңаеннан республикабызда бик күп төрле программалар кабул ителгән иде. Шуларның берсе 100 еллыкка 100 тальян гармун проектын Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплаган иде. Тальян гармуннар әзер. Хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов әле проектның авторы, Казанда тальян ясый белүче бердәнбер оста Айрат Харисов белән очрашып махсус репортаж әзерләде.
Гармун ясау остасы Айрат Харисов турында “Татарстан” телерадиокомпаниясенең иҗат төркеме инде берничә тапкыр тапшыру ясаганы бар. Тагын бер матур очрашу. Сәбәбе дә бик җитди. Балаларга Татарстанның 100 еллыгына- 100 тальян гармун –исеме астында оештырылган тендер җиңүчесе булып танылган һәм иң оста тальян гармуннары ясаучы мастер дип табылган . Инде килешүенең соңгы этабы килеп җитте.
Айрат Харисов Башкортстанның Борай районы Кәшкшләү авылыннан. Гаиләдә алты бала. Әтиләре гармунчы. Әниләре укытучы. Балалар барысы да мәгариф һәм сәнгать юлында. Айрат яшьтән үк, чорының иң шәп гамун ясаучы оста Җидеяр Шакир улы Мөхәяровка мөрәҗәгать итә, берничә ел аның кул астында өйрәнү юлы уза. Бүгенге көндә Айрат аның тальян гармун ясаучы бердәнбер укучысы булып кала. Шунысын төгәл әйтә алабыз, Айрат Харисов Идел буе регионында бердән-бер гармун телләре ясаучы оста. Андыйларны тел сугучы диләр. Айратның остаханәсендә тагын берничә ярдәм итүчесе бар, аның укучылары дисәк тә ялгышмабыз. Хәзерге заман кешеләре арасында да бу эш белән кызыксынучылар булуы шатландыра. Кемнең теләге бар, шул килә ала. Гармун ясау серләренә төшенәсе килгән һәр кешегә ишекләр ачык. Яшьләрне бу һөнәргә өйрәтергә ул һәрвакыт әзер.
Әйткән сүз аткан ук,- диләр халыкта. Татарстанның 100 еллыгына- 100 гармун проекты 100 процент төгәллектә тәмамланды. Документлары да эзер.
Әлбәттә, татар халкының тальянны үзенең милли уен коралы итеп күрәсе килә, чөнки татар көйләрен башкарырга тальян иң килешлесе, көйләр моңлырак яңгырый. Шуңа күрә дә Татарстанда тальян гармунны популярлаштырыр өчен бик зур пропаганда алып барырга кирәк. Дәүләтебезнең әлеге программасыда фәкать шуны истә тотып эшләнелде.