Кыр көне кысаларында үткәрелгән күргәзмәгә Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 200ләп экспонант куелган. Авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техника күргәзмәсеннән тыш, мастер-класслар, семинарлар һәм түгәрәк өстәлләр уздырыла. Бүген Кыр көне форумында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашыр дип көтелә.