Татарстанлыларның 83 % ы Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертүне хуплады. Матбугат конференциясендә тавыш бирүнең башлангыч нәтиҗәләре турында Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде. Фәрит Мөхәммәтшин да узган тавышка үз бәясен бирде.
Конституциягә төзәтмәләр буенча җиде көнлек Бөтенроссия тарихи тавыш бирү марафоны тәмамланды. Татарстан халкының 80 проценты диярлек әлеге мөһим чарада катнашты. Ике миллионнан артык кеше үзенең гражданлык бурычын үтәде. Шуның 83 проценттан артыгы төзәтмәләрне кертүне хуплады. Иң актив муниципалитетларны аерып алып әйтеп булмый, чөнки барысы да бердәм тавыш бирде. Катлаулы шартлар булуга карамастан сайлау комиссияләре әгъзалары тавыш бирү мөмкинлеген тәэмин итте дип белдерде Андрей Кондратьев. Шулай ук Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Күзәтүчеләр эшенә дә аерым тукталды. Алар 16 мең ярымнан артык иде.
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев: «Моңа кадәр дә шактый гына сайлау кампанияләрендә катнашырга туры килде , әмма мондый сыйфатлы һәм игътибарлы эш беренче тапкыр күрдем.»
Сәяси һәм иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре дә, үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр дә тавыш бирү процессын күзәтте Алар да брифингта катнашты. Сайлаулар барлык таләпләргә туры китереп — легитим һәм ачык узды дигән нәтиҗә чыгарылды.Төзәтмәләрнең әһәмияте турында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сөйләде. Аның сүзләренә караганда пандемиа шартларында бер атнага сузылуы бер яктан сәләмәтлек саклау чарасы булса икенче яктан конституциягә кертеләчәк төзәтмәләрнең тагын бер кат әһәмиятен ассызыкларга ярдәм итте. Халыкка чыннан чын кызыкчсынып , сорауларга җавап табыр өчен вакыт булды. Бу тавыш бирергә килүчеләрнең тулаем проценты күп булу белән расланды. Илнең төп канунына кертелгән төзәтмәләр нигезендә йөзләгән законга үзгәрешләр кертергә кирәк булачак.
Мөршидә Җиһан, Регина Сафиуллина, Рәфкат Зиатдинов