Владимир Путин Казанга хезмәт батырлыгы шәһәре исемен бирде. Бу хакта ул видеоконференция форматында узган «Победа” оештыру комитеты утырышында игълан итте. Россия Президенты тарафыннан тиешле документ якын арада имзаланачак. Татарстан башкаласы белән беррәттән бу исем тагын 19 шәһәргә бирелде.
Росиия Федерациясе Президенты Владимир Путин: «Хәрби һәм гражданлык продукциясен өзлексез җитештергәннәре өчен бу шәһәрләрнең предприятиеләре берничә тапкыр Дәүләт оборона комитеты орденнары яки Кызыл байракларына лаек булды. Шәхси батырлык, халыкның хезмәт батырлыгының күп санлы фактлары документаль рәвештә расланган. Бу шәһәрләрнең предприятиеләре берничә тапкыр Дәүләт оборона комитеты орденнары яки Кызыл байракларына лаек булды.»
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» статусы бирелүе белән котлады.
Фидакарь хезмәт белән Бөек Җиңүне яуларга ярдәм итүчеләр алдында баш иябез дип язган ул шәхси Инстаграм аккуантына урнаштырган хәрби хроника рәсеме астына.
Бүген Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» статусы бирелүе уңаеннан кичке сәгать 9 да бәйрәм салюты булачак.