Бүген Лаеш районында «Татарстанда кыр көне — 2020» күргәзмәсе кыр форматында башланды. Биредә фермерлар, үзмәшгульләр продукциясен тәкъдим итәчә. Күргәзмәдә, Россия Федерациясенең 24 төбәгеннән һәм Беларусь Республикасыннан 200ләп экспонент катнаша. Тулырак киләсе язмада.
Эшлекле чара иртән сәгать 8.00дә башланды. Чараның эшлекле өлеше махсуслаштырылган чатырларда фәнни-гамәли семинарлар, конференцияләр һәм түгәрәк өстәлләр буларак оештырылган.
Мастер-классларда аграрийлар туфракның яраклылыгын бәяләү һәм төрле агрофоннарда орлыклар сайлау ысулларын, яңа буын чәчү эшләрен контрольдә тоту системасын, терлекләрне тукландыру һәм сыер саву процессларын автоматлаштыруны һәм башкаларны өйрәнә алачак. Күргәзмәдә иң яңа, заманча авыл хуҗалыгы техникасы тәкъдим ителәгән, тест-драйвлар һәм демо-күрсәтүләр узачак. Кишәрлекләрдә яңа перспективалы культураларның йөзгә якын сорты һәм гибридлары тәкъдим ителә. Биредә үк Татарстан фермерлары продукциясеннән әзерләнгән төрле ризыклар тәкъдим ителә. Шулай ук кунакларны Татарстан кулланучылар оешмалар берлеге милли ашлар белән дә сөендерә. Килүчеләр өчен бушлай автобуслар Җиңү проспектыннан һәм Үзәк стадионнан һәр 30 минут саен йөри. Күргәзмә 4 июльгә кадәр дәвам итә.