Татарстан халкының конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә актив катнашуы иҗтимагый тормышның яңа этабы башлануын тагын бер кат раслады. Татарстанлылар төп канунга битараф түгел. Район һәм авыл җирлекләрендә дә халык тавыш бирү көненең ни дәрәҗәдә әһмиятле булуын яхшы аңлаган. Түбән Камалыларның фикерләре дә моны дәлилли.
Түбәнкамалылар барлык куркынычсызлык чараларын үтәп, тавыш бирүдә актив катнашты – алар шәхси документ – паспортны комиссия әгъзәләре кулына бирмәде, ә читтән генә ачып күрсәтте. Шәһәрдәшләр әлеге чарага бик җаваплы карады. Илнең төп канунына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә аеруча Түбән Кама районы халкы автивлык күрсәтте. Ташлык авылындагы участокка иртәнге сигездән бирле халык агылды. Тавыш бирергә алар күтәренке кәеф белән килде. Гомумроссия тавыш бирүнең соңгы көнендә Түбән Камада 115 сайлау участогы эшләде – 82 – шәһәрдә һәм 33 – районда. Халык кичке сигезгә кадәр тавыш бирде, соңыннан исә тавышларны санау башланды.
Альбина Вәлиева, Фәхри Исламов.