Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне оештыру һәм үткәрүдә “Гомумроссия халык фронты” яшьләр командасында катнашучыларның да ярдәме зур булды. Алар тавыш бирү участокларында температураны үлчи, саклану чаралары булмаучыларга битлек һәм перчатка өләшә. Шулай ук куркынычсызлык чараларының ничек үтәлүен күзәтә. “Гомумроссия халык фронты” волонтерлары эшләрен башлап җибәргәндә ерак авылларда яшәүчеләргә конституция төзәтмәләре турында мәгълүмат биргән иде.