Түбән Камада илнең төп законы Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү ничек бара? Тулырак мәгълүмат киләсе язмада.
Без хәзер Түбән Кама шәһәренең халык иҗаты йортында урнашкан 2202 сайлау участогында. Биредә барлык санитар нормалар да үтәлгән. Халык иртән үк тавыш бирә. Ә элегрәк шәһәрдә һәм районнарда күчмә мобиль участоклар һәм махсус чатырлар эшләде. Аз хәрәкәтләнүче гражданнарга да мөмкинлек тудырылды.
2202 нче сайлау участогы комиссиясе рәисе Владимир Крещенов: «Безгә өйдә тавыш бирү өчен 400дән артык гариза килде. Көн саен ике бригада белән эшләдек һәм көненә 60 лап кеше өйдә тавыш бирде.»
Шунысын да искәртеп үтик Түбән Камалыларның күпчелеге беренче июльгә кадәр тавыш бирде.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин.