Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында татар телен туган тел буларак укыту өчен башлангыч сыйныфларга яңа буын укыту методик комплекты әзерләнде. Әлеге проект Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча гамәлгә ашырылды.
Әлеге комплект дәреслек, эш дәфтәре, методик кулланманы гына түгел, ә заманча таләпләргә җавап бирә торган электрон кушымталар — аудиоязмалар һәм электрон дәреслекне дә берләштерә. Хәзерге вакытта укыту методик комплекты Татарстанның 17 мәктәбендә һәм гимназияләрендә сынау уза, ә милли мәгариф бүлеге галимнәре югары сыйныф укучылары өчен туган телне укыту буенча яңа комплекслар әзерләү буенча эш алып бара. Галимнәр мәгариф системасында Татарстан Республикасының дәүләт телләре буларак, рус һәм татар телләре кулланылышына социологик мониторинг, укытучылар өчен фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар үткәрү, туган тел буенча олимпиадалар һәм башка чаралар оештыруда да катнаша.