Татарстанда география фәненнән бердәм дәүләт имтиханы биреп карадылар. Сынап карау рәвешендә генә оештырылса да әзерлек җитди. Казанның 87нче урта мәктәбендә имтихан барышын Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шәхсән үзе тикшерде. Тулырак мәгъләмат хәбәрчеләребез репортажында.
Биредә барысы да штат режимында уза. Катлаулы вәзгыятькә карамастан, быел БДИ үткәрүдә ташламалар юк. Чыгарылыш сыйныф укучыларында кәрәзле телефоннар, калькуляторлар һәм башка электрон җиһазлар булырга тиеш түгел. Үз белемнәренә генә таянырга туры киләчәк. Укытучылар компьютерга биремнәр язылган диск керткән. Имтихан өчен кирәкле материаллар тупланмасы башта принтер, аннан сканер аша чыгарылып Мәскәүгә җибәрелә.
Шулай уй әзерлек дигәндә бүгенге шартлар да исәпкә алынырга тиеш. Бинага кергәндә медицина хезмәткәрләре барлык катнашучыларның һәм оештыручыларның тән температураларын үлчәячәк. Катнашучылар арасында ераклык метр ярымнан ким булмаска тиеш. Имтихан бирү бүлмәләре дезинфекцияләүче чаралар белән эшкәртелеп җилләтеләчәк.
Имтиханнарны оештыру рәисе Ләйлә Мәҗитова: «Бездә санитар зона барлыкка килде. Мәктәпкә килүчеләрне табиб каршы ала, ул температураны үлчи. Моннан тыш куркынычсызлык чараларын кисәтү максатыннан да махсус тикшерү уздырылачак.»
Имтихан бирү бүлмәсенә кергәч укчыларга битлекләрне салырга рөхсәт ителәчәкләр. Быел Бердәм дәүләт имтиханын 18 меңнән артык укучы тапшыра.
Мөршидә Җиһан, Ралина Абрамова, Илдар Галәвтединов.