Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә кандидат сыйфатында теркәү өчен документлар тапшырды. Республиканың гамәлдәге җитәкчесе ТР Президентына кандидат итеп «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде. Татарстан Президенты вазыйфасына Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итүне Владимир Путин да хуплады. «Гадел Россия» партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан расланган Альмир Михеев та Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясенә документларын тапшырды.
Татарстанда Республика Президентын сайлау 13 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә узачак.