Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча Гомумроссия тавыш бирүе дәвам итә. Анда бүген, 29 нчы июньнән 1 нче июльне дә кертеп, катнашырга мөмкин. Быел тавыш бирү үзенчәлекле форматта – кешеләр сәламәтлеге өчен барлык куркынычсызлык чараларын үтәп оештырылды. Участокларга битлекләр һәм перчаткалардан килү мәҗбүри. Илнең гамәлдәге Конституциясенә 200 дән артык төзәтмә тәкъдим ителә. Алар тормышыбызның төрле өлкәләренә кагыла.