Буа районының өч авыл җирлеге территорияләрендә байбаклар колониясе яши. Соңгысын 2015нче елда Лениногорск якларыннан алып кайталар. Экологик яктан саф, чиста урыннарны байбаклар гына түгел, кыр кәҗәләре, көртлекләр дә үз иткән. Күзне дә, күңелне дә иркәләгән матур табигатьле урыннарда безнең иҗат төркеме дә булып кайтты.
Ранис Әхмәтшин:” Әлеге сукмаклар һич кенә дә кеше йөргән юл түгел. Бу сукмакларны байбаклар үзләре салганнар.Бер оя белән икенче оя арасы 20м чамасы. Әлеге оя чагыштырмача яңа булырга ошаган. Чөнки җир астыннан чыккан балчык кояшта кибеп кенә киткән. Димәк, байбаклар гаиләсе арткан дигән сүз”
Каенлык авыл тирәсендәге калкулыкка аларны моннан берничә ел элек кенә кайтарган булалар. Ул вакытта аларның саны 10лап кына була. Яшәү шартлары уңай, ерткычлар юк. Шуңа күрә алар бу якларны тиз үз итәләр.”Зөя буйлары” тыюлыгы начальнигы Илнур Гыйбадуллин байбаклар хакында сәгатьләр буе сөйләргә ярата.
”Зөя буйлары” тыюлыгы җитәкчесе Илнур Гыйбадуллин :”Алар бер оя гына ясамыйлар. Күпләп ясыйлар.Оялары тирәнгә китә. Эт, төлке,бүреләрдән сакланалар.Оялар тир астыннан бер-берсе белән бәйләнгән.Ерак түгел чишмә бар.Су эчәргә төшәләр.Уйныйлар.
Байбаклар бик сак җәнлекләр.Сакта һәрвакыт берсе тора. Безнең төшерү төркеме килүгә, масус сигнал бирде.Күз алдыннан эреп юкка чыктылар. Безнең районда байбаклар гаиләсе берничә урында яши.
Зөя буйлары” тыюлыгы җитәкчесе Илнур Гыйбадуллин :“Безнең районда Ырынгында,Тинчәледә байбаклар колониясе яши. Менә бу урында да җибәреп карадык. Яшәп киттеләр.5 ел дәвамында үрчиләр.30 башка җитте инде”
Тирә-юньдәгеләргә зыян салмый торган әлеге кыргый җәнлекләр экологик яктан гаять тә чиста урыннарны үз итәләр.Ә тыныч һәм саф урыннарны байбаклар гына түгел,безнең якларда сирәк очрый торган кыр кәҗәләре дә үз иткән.
Әлбәттә әлеге кыргый җәнлекләргә ау катгый рәвештә тыелган. Шулай ук бездә ак куяннарны, көртелекләрне дә аулау тыела. Әмма броконерлар җаен таба.Шулай ук кыргый этләр дә һөҗүм ясый икән.
Зөя буйлары” тыюлыгы җитәкчесе Илнур Гыйбадуллин :”Иң куркынычы кыргый этләр.Бу елда бик күбәйделәр. Алар белән ничектер көрәшергә кирәк”
Күлләрен аккошлар үз иткән, калкулыкларында байбайклар яшәгән бу кырларда тиздән җир җиләге дә пешәчәк.
Ранис Әхмәтшин,Айрат Насруллов.