Җәйнең беренче көнендә Татарстан Диния нәзарәте республикакүләм «Ак кәгазьгә яңа тормыш» макулатура җыю акциясен игълан иткән иде. Акция июльгә кадәр дәвам итәчәк. Макулатураны тапшырып алган барлык акча Диния нәзарәтенең «Зәкәт» фонды аша авыр хәлдәге балаларга матди ярдәмгә тотылачак.
8 (84-32) 37-86-18 8(927) 033-31-42
Акциягә Казан шәһәре, Әгерҗе, Арча, Чүпрәле, Чистай, Бөгелмә, Кайбыч һәм Әлки районнары кушылды. Алар ярдәме белән 800 килограмманан артык кәгазь җыелды. Шунысы да әһәмиятле, быел Аллаһ исемнәрен искә алган, Коръән аятьләре һәм хәдисләр китерелгән китап һәм кәгазьләр аерым җыела. Акцияне уздыруда мөфтиятнең «Muslimvol» мөселман яшьләре хәрәкәте катнаша, алар аятьләр һәм хәдисләр очраган кәгазьләрне аерып баралар. Гарәпчә һәм иске имлә белән язылган борынгы китаплар да кабул ителә. Алар өйрәнү өчен белгечләргә тапшырыла. Макулатураны башкаланың Габдулла Тукай урамы., 89 йортка эш көннәрендә иртәнге тугыздан кичке бишкә кадәр китерергә була.
Белешмәләр өчен телефон экранда күрсәтелгән.