Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына зур бүләк. Казан Халыкара аэропортында халкыбызның каһарман шагыйре Муса Җәлил исемен йөрткән самолет беренче рейсны ясады. Мәскәүдән башкалыбызга очкан лайнерны зурлап каршыладылар. Тарихи рейс турында киләсе репортажда.
Янгын сүндерү машиналары судан арка ясый. Казан халыкара аэропортында самолетны зурлап каршылыйлар.
Казан танк училищесы оркестры, дистәләгән журналист, хөкүмәт вәкилләре башкалабыз аэропортында Аэрофлотның яңа бортын каршы ала. Бу рейска мондый игътибар очраклы гына түгеи. Казанга беренче тапкыр каһарман татар шагыйре — Муса Җәлил исемен йөрткән самолет төште
Мәскәүдән кайткан пассажирларны трап янында ипи-тоз, чәк-чәк белән каршыладылар, бу борт бик тә үзенчәлекле. Лайнер канатына Советлар Союзы Герое, татар шагыйре исеме язылган. Моның өчен 140 кешелек аэробус сайланган. Аны рекордлы-кыска срокларда буяганар. Һава судносын Җәлил исеме белән атау мөмкинлеге турында узган ел ук сүз булган иде. Аэрофлот җитәкчелегенә инициатива белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты. Бу Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгына зур бүләк
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Муса Җәлил, бу безнең Татарстан гына түгел! Ул безнең ил каһарманы. Һәм аның батырлыгы мәңгелек булырга тиеш. Әгәр ул мәңге булачак та. Аның каһарманлыгын бөтен Россия белергә тиеш!»
Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова да шушы рейста кайтты. Ул шулай ук әтисе — шагыйрь һәм каһарман турындагы истәлекнең, яңа самолет кебек үк саф булсын иде дигән теләген белдерде. Пассажирларга танылган Моабит дәфтәреннән алынган шигырьләр язылган китаплар таратканнар.
Шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова: «Ул үз язмышын үлеменнән курыкмыйча, сизенеп язган. һәм бу буш сүзләр түгел. Чыннан да, үлем белән яшәү арасында торганда, үлемне сайласаң, халык хәтерендә каласың. Халкың өчен каһарманлык кылсаң, синең исемең мәңгелеккә калачак, дип язган ул. Аның якты истәлеге кадерләп саклана.»
Алга таба бу самолет Аэрофлотның даими рейсларын ясаячак. Шул рәвешле Муса Җәлил турында бөтен дөньяда беләчәкләр. Компания җитәкчелеге самолетның Казанга ешрак очачагын вәгъдә итә.
Булат Шакиев, Ринат Сәхибгәрәев.