Казанда укытучылар белән Бердәм дәүләт имтиханы уздырып караячаклар. Сынау имтиханнары 29-30 июньдә узачак. Бу хакта Казан шәһәре Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов әйтте.
Имтиханнар барлык пунктларда укучыларсыз, әмма пункт эшчеләре катнашында үтәчәк. Дәүләт имтиханнары барышында хезмәткәрләр оештыру мәсьәләләрен һәм техник әзерлекне тикшерәчәк. Имтихан пунктларында барлык белгечләр дә инструктаж узачак. Ә чыгарылыш укучылары өчен имтиханнар 3-25 июльдә үтәчәк.