Башкалабыз Казанга хезмәт батырлыгы шәһәре исемен бирү өчен ике миллион ярымнан артык имза җыелган. Сугыш елларында Татарстан башкаласы илнең сәнәгать үзәкләренең берсенә әйләнде. Казан Бөек Җиңүгә нинди өлеш кертте? Тарих сәхифәләрен кабат искә төшерик.
Әлеге мәһабәт завод ангарларыннан йөзләгән хәрби машина, очкыч күккә оча. Җиңелләрдән башлап зур бомбардировщикларга кадәр. Горбунов исемендәге авиация заводында хәзер дә эш кайный. Легендар ТУ160 самолетларын җыялар. Сугыш вакытында Казан авиация заводы продукциясе шунда ук фронтка киткән.
Бөек Ватан сугышы елларындаң авиация заводларында 10 меңнән артык стратегик Пе2 һәм Пе 8 бомбардировщиклары җитештерелгән. Хәрби машинаның барлык детальләре дә Казанда җыелган. Завод конвейерыннан һәр 50 минут саен яңа двигательләр чыгарылган.
Авиация заводында көннгә 10-12 самолет җыелдган. Тәүлек буе ялсыз эшләгәннәр.
Казан авиация заводының тыл ветераны Николай Аникин: «без парадта күргәннәребез белән горурланабыз. Анда без җыйган машиналар да катнашты.»
Казан сугыш башланганда фронтны легендар «Катюша»лар өчен снарядлар белән өзлексез тәэмин иткән. Барлыгы 4 млрд. тан артык заряд җибәрелгән.
Казан дары заводы ветераны Лариса Киян: «безгә 12шәр сәгать эшләргә туры килдек. Картлар, яшьләр күп иде. Әмма рух көчле булды! Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен иде!»
Казанда 139 предприятие хәрби рельсларга күчерелгән. Тагын 70е үзәк төрле төбәкләрдән эвакуацияләнгән. Заводларда барысы да җитештерелгән. Кием-салым да, медицина кирәк-яраклары да, реактив двигательләр дә.
Казан моторлар төзү заводының тыл ветераны Пелагея Нинилина: «миңа 16 яшь иде. шунда ук цехка җибәрделәр. шунда ук станокта эшли башладым.»
Казанлылар халыкның массакүләм батырлыгы турындагы хәтерне әлегә кадәр саклый. Татарстан башкаласына хезмәт батырлыгы шәһәре исемен бирү өчен сайтта тавыш бирергә кирәк. Бәлки, нәкъ менә сезнең тавыш — хәлиткеч булыр.
Айнур Вәлиәхмәтов, Ленар Хәбибуллин.